Мобилизация игълан ителгәннән соң ялган сайтлар һәм мошенниклардан электрон хатлар күпләп килә башлаган

Россиядә өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң ялган сайтлар һәм мошенниклардан электрон хатлар бик нык арткан.

«Коммерсант» басмасы хәбәренә караганда, кешеләргә армиядән, мобилизациядән котылып калуга, тиз генә чит илгә чыгып китүгә ярдәм итү, ялган медицина белешмәләре бирү тәкъдим ителә.

Белгечләр әйтүенчә, мошенниклар ялган сайтлар аша гына да эш итми әле. Алар хәрби хезмәткә чакырылучыга яки якыннарына  теге яки бу ярдәм тәкъдим итеп, телефон аша шалтыратырга, хат-хәбәр, исемлеккә кертелү-кертелмәвеңне белү өчен вируслы кушымталар да җибәрергә мөмкин.


Фикер өстәү