Дәүләт Думасыннан дүрт депутат үзләрен махсус хәрби операция зонасына җибәрү үтенече белән гариза тапшырган

Дәүләт Думасының дүрт депутаты үзләрен махсус хәрби операция зонасына җибәрү үтенече белән гариза тапшырган. Бу хакта “Бердәм Россия” Генераль советы секретаре Андрей Турчак белдерде, дип хәбәр итә “РИА Новости”.

“Дәүләт Думасының “Бердәм Россия” партиясенә керүче тәүге дүрт депутатыннан үзләрен Россия Кораллы көчләре составында махсус хәрби операция зонасына җибәрү үтенече белән гаризаларын кабул иттем. Алар Оборона министрлыгында каралачак””, – дигән Турчак.

Шулай итеп, Думаның Сәламәтлек саклау комитеты рәисе Дмитрий Хубезов, Оборона комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Саблин, Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Виталий Милонов, Икътисади сәясәт комитеты рәисе урынбасары Сергей Сокол махсус хәрби операция зонасына китү теләген белдергән.


Фикер өстәү