Армия генералы Дмитрий Булгаков РФ оборона министры урынбасары вазифасыннан азат ителде — аны башка урынга күчерәләр.
Элегрәк Булгаков тылны кораллы көчләр белән тәэмин итү белән шөгыльләнгән иде. Шулай ук 2008 елның 2 нче декабреннән РФ оборона министры урынбасары булды.
Генерал-полковник Михаил Мизинцев оборона министрының матди-техник тәэмин итү буенча урынбасары итеп билгеләнде, дип хәбәр иттеләр Оборона министрлыгында.