Владимир Путин «Днепр» гаскәрләр төркеме штабында булды

Россия Президенты Владимир Путин Херсон юнәлешендә эш итүче «Днепр» гаскәрләр төркеме штабында булды. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә, РИА Новости һәм ТАСС агентлыклары сәфәрнең детальләрен яза.

Дәүләт башлыгы «Һава-десант гаскәрләре командующие генерал-полковник Михаил Теплинский, «Днепр» гаскәрләр төркеме командующие генерал-полковник Олег Макаревичның (Генераль штаб Хәрби академиясе башлыгының элеккеге беренче урынбасары – Т-и иск.) һәм башка хәрби җитәкчеләрнең докладларын тыңлады».

Моннан тыш, Баш командующий хәрбиләрдән Херсон, Запорожье юнәлешләрендәге вазгыять турында үз фикерләрен әйтүен һәм мәгълүмат алмашуны сорады.

Путин билгеләп үткәнчә, генерал Теплинский Генераль штаб башлыгы Валерий Герасимов һәм саклану министры Сергей Шойгу күрсәтмәсе белән «алгы сызыкта шактый озак булды» һәм «бик тулы доклад ясады».

Президент шулай ук хәрбиләрне Пасха белән котлады һәм аларга икона күчермәсен бүләк итте. Аның сүзләренчә, әлеге икона «Россия империясенең иң уңышлы саклану министрыныкы» булган.

 


Фикер өстәү