Наил Мәһдиев Чаллыдан ничә кешенең мобилизациягә эләгәсен әйтте

Бүген тантаналы озату вакытында Яр Чаллы мэры шәһәрдән СВО зонасына 3 мең кеше җибәреләчәге турындагы мәгълүматны кире какты.

«Беренче чиратта 1200 кеше җибәреләчәк, шуларның 90ы — офицер. РФ президенты Указы белән мобилизацияләүне үтәү сроклары билгеләнде. Чакыру тәртибен регламентлаштыручы документлар бар. Бу хакта Татарстан хәрби комиссары да, шәһәр хәрби комиссары да хәбәр итте. Солдатлар һәм офицерлар өчен яшь чикләүләре бар «, — дип билгеләде мэр.

Шәһәрдә 90 меңнән артык хәрби хезмәт кешесе яши.

/Челнинские известия


Фикер өстәү