Ни өчен төлкеләр еш кунакка килә башлады?

Татарстанның авыл-шәһәрләрендә урман хайваннарын очрату кыен түгел. Авылда урам уртасында куяннар йөреп тора, төлкеләр дә кунакка килергә күп сорамый. Кыскасы, җәнлекләр кешедән курыкмый башлады.

Моннан берничә көн элек үземә дә Казан үзәгендә төлке күрергә туры килде. Шул вакыйга икенчесен искә төшерде. Моннан 26 ел элек күрше авылга кунакка барган идек. Баруын машина белән бардык, кайтуын җәяүләп кайтырга булдык. Үз авылыбызга җитәрәк, урман буенда зур төлке килеп чыкмасынмы? Нишләргә? Бар көчемне җыеп кычкырып җибәрүем булды, төлкедән җилләр исте. Ә хәзергеләрен куркытам димә. Ни өчен төлкеләр еш кунакка килә башлады? Без бу сорауны КФУ профессоры Илгизәр Рәхимовка бирдек. Аның фикеренчә, гаеп төлкедә түгел, аны төшереп социаль челтәрләргә куйган кешедә.

– Төлкеләр элек-электән авылларга йөрде. Шәһәрләргә дә иркенләп керә башладылар. Әмма алар күп түгел. Сезнең берәрегезнең атна буе урамда көтүе белән йөргән төлке күргәнегез бармы? Юк. Алар төрле җирдә йөриләр, – ди Илгизәр Рәхимов. – Үземнең дә Казан үзәгендә соры куян белән очрашканым булды. Әгәр аларны куркытмасалар, тыныч кына яшиләр. Кешегә тими икән, алардан куркырга кирәкми. Соңгы елларда халык бер төлке күрә дә шуны социаль челтәрләр аша тарата. Бер видео күп кешегә эләгеп, курку тудыра. Шуңа күрә төлке күрүне зур вакыйга итмәсәк иде.

Кукмара районында да төлкеләр еш кунак. Төркәш авылында гомер итүче Дания Йосыпова, авыл урамнарында йөрмәсәләр дә, бакчаларда, басуларда күренәләр, ди.

– Башка авылга йөреп эшлибез. Юл буйларында төлкеләр күренгәли. Әмма алар кешегә тими. Үзебез дә ияләштек инде, – ди ул. – Авыл эчендә бер ташландык бакча бар. Шунда шулкадәр күп кыр куяннары йөри. Җәйдән бирле яшиләр инде. Аларны да кызганам. Азык эзләп килүләредер, мөгаен.

Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Хайваннарны мониторинглау бүлеге җитәкчесе Илфат Вәлиев тә, кыргый җәнлекләр авылларга һәм шәһәргә азык эзләп килә, ди.

– Җәнлекләр дә ансат кына ризык табуга ияләшеп килә. Үзенә каяндыр тотып алганчы, эзләп тапканчы, ачык савытлардагы калдыкларга кызыгалар. Күпчелек төлкеләр бер урынга ияләшә дә гел шунда азык эзләп килә, – ди ул. – Татарстан урманнарында төлкеләр арткан дип әйтеп булмый. Аларның баш саннары, һәр елдагыча, 7 мең тирәсендә тора. Кыш көннәрендә дә төлкеләрнең авыл-шәһәрләргә килүе күзәтелергә мөмкин. Алар ач булса, йә котырган булса, кеше арасына килә.

Белгеч фикеренчә, котырган төлке кешедән курыкмый. Әгәр сез төлке белән очрашасыз икән, янына бармагыз. Киткәнен көтеп торыгыз яки акрын гына башка якка таба атлап, тиз генә бу урынга ветеринар чакыртыгыз. Төлке кешегә ташланмый. Фәкать аны котыртмаска кирәк. Әгәр инде тешләп өлгергән икән, яраны антисептик белән эшкәртергә һәм табибка барырга киңәш ителә.

Котырган төлкенең билгеләре:

– үз-үзен тотышында үзгәрешләр;

– кешедән курыкмау;

– теле асылынып тору;

– йөрү рәвеше үзгәрү;

– күп итеп селәгәе агу.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү