Сәламәтлеге какшаган ир-егетләргә хәрби комиссариатка баргач нишләргә кирәклеген аңлатканнар

Сәламәтлеге чикләнгән кешегә өлешчә мобилизация буенча повестка бирелсә, үз хокукларың өчен көрәшергә кирәк. Медицинага хокук буенча белгеч Сергей Броницкий “Лента.ру” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дигән. Аның әйтүенчә, хәрби комиссариатка чирне дәлилләүче документлар (никадәр күбрәк булса – шуның кадәр яхшырак) алып килергә кирәк. Документларның күчермәләрен түгел, ә төп нөсхәләрен күрсәтү әйбәтрәк.

“Чакырылучы сәламәтлегенең хезмәт итү мөмкинлеге бирмәячәген белеп торган очракта, хәрби комиссариатка язмача мөрәҗәгать итәргә тиеш. Аңа, “миндә шундый-шундый авырулар бар, хәрби хезмәткә яраклылык дәрәҗәсен билгеләү өчен хәрби-табиб комиссиясе үткәрү турындагы мәсьәләне каравыгызны сорыйм”, дип хәбәр итү кирәк, дигән белгеч.

Броницкий әйтүенчә, юридик яктан караганда, хәзер “В” категориясе чикләүләре чикләү булып саналмый, мондый категориядәге кешеләр мобилизацияләнергә мөмкин. Әмма аерым карауны таләп итәрдәй чирләр бар. Шуңа күрә, ни генә булмасын, медицина тикшерүе үткәрелүне (медосвидетельствование) таләп итәргә кирәк.


Фикер өстәү