Чигү остасы Гүзәл Вильданова: «Мендәр тышын чигәр өчен калынрак җеп кирәк»

Аларның өендә матурлыктан башлар әйләнә. Ул чиккән мендәр тышлары, сөлгеләрнең исәбе юк. Мамадышта яшәүче Гүзәл Вильданова кул эшенә әле берничә ел элек кенә керешә. Районда “Ак калфак” оешмасы эшли башлагач, шундагы кызларга ияреп, кулына энә белән җеп тота.

– Гомерем буе фельдшер булып эшләдем. Ул чакта кул эшенә вакыт калмый иде. Әле без ирем Разин белән төрле авылларда яшәдек. Аны гел төрле урынга эшкә билгеләрләр иде. Ике бала үстердек. Кызым – Мамадышта кияүгә чыгып төпләнеп калды, улым Казанда яши. Биш оныгыбыз бар инде, – дип сөйли Гүзәл апа. – Пенсиягә чыккач, үземә ошаган шөгылемә тотындым. Чигүләр инде онытылып бара. Элеккеге төсле җеп тотып утыручылар юк хәзер. Әнә шуларны уйладым да, оныкларга бер истәлек калсын дип кул эшенә тотындым. Мин чигү эшен бик яратам. Кулыма энә алуга онытылып китәм, рәхәтләнеп ял итәм.

Гүзәл апаның сөлгеләре бик күп. Аларны читләренә Мамадыш дип тә язылганнары бар. Кул эшләре күп кенә күргәзмәләрдә дә йөри икән. Мендәр тышларының матурлыгын сүз белән аңлатып булмый. Аларга Гүзәл апа эре чәчәкләр чиккән. Моның өчен бик нечкә җеп кулланган. Баксаң, мендәр тышына чигәр өчен калынрак җеп куллану яхшырак икән.

Гүзәл апа чигүе белән мактанырга яратмый. Әмма аны оныкларга өйрәтәсе килә икән. Тик әлегә өйрәнәм диючесе генә юк, ди үзе. Тик өметен өзми. Иң мөһиме — өйдәге матурлыкны күрә белсеннәр. Ә аннары кызыгып эшкә дә өйрәнерләр. Әнә камыр куйса, ясашам дип торучылары күп икән. Ире Гүзәленең камыр ризыкларын мактап сөйли. Үзе дә гаиләсен гел сыйлап кына тора икән. Әле бит үз өең белән яшәгәч, бакчасы да бар, эш җитәрлек. Әмма алар бер дә зарланмый. Икәү бергә булганда, таулар күчерә алабыз, диләр. Ә тормыш коруларына 50 ел тулып киткән.

– Ирем бик ипле кеше булды. Җаның тыныч, күңелеңә рәхәт булса гына, кулыңа җеп белән энә тотып утыра аласың. Гаиләнең җылысы өчен иремә дә рәхмәтлемен, – ди ул.

Гүзәл ападан чигү серләрен сорашабыз. Ә ул елмая гына.

– Чигүнең берние дә юк аның. Күңелеңә рәхәт булса, куллар үзләре эшли. Иң мөһиме – башта тукымага чәчәкләрне төшерү. Аннары инде үзең теләгәнчә, матур төсләр сайлап чигәсе генә кала, – ди ул.

Гөлгенә ШҺИАПОВА

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү