Америка кешеләренә ашыгыч рәвештә Россиядән китәргә кушалар

АКШның Мәскәүдәге илчелеге Америка гражданнарын, мөмкинлек булганда, ашыгыч рәвештә Россиядән китәргә өндәде. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.

«АКШ гражданнарына Россиягә килергә кирәк түгел, ә Россиядә яшәүче яки сәяхәт итүче АКШ кешеләренә ашыгыч рәвештә илдән китәргә кирәк. Әлегә коммерция сәфәрләре өчен чикләнгән мөмкинлекләр бар», – дип белдердгәннәр.

Россия АКШ гражданнары өчен икеләтә гражданлыкны бетереп, аларга илдән чыгуны тыяр һәм аларны хәрби хезмәткә чакырыр, дигән шик бар, дип кисәтә илчелек.

«Машинада яки автобуста бару өчен әлегә җир юллары ачык. Россиядән китәсегез килсә, сез моны мөстәкыйль рәвештә кайгыртырга тиеш», – диелә илчелек хәбәрендә.

Шулай ук Россиядән оча торган коммерцияле һава рейслары саны чикләнгән булуын да искәрткәннәр.


Фикер өстәү