Дәүләт Думасында “Төньяк агым»нарны төзекләндерүгә күпме вакыт кирәк булачагын әйткәннәр

“Северный поток-1” һәм “Северный поток-2” газүткәргечләрен ремонтлау эшләре кимендә ярты ел-бер елга сузылырга мөмкин.

Дәүләт Думасының Энергетика комитеты рәисе, Россия газ җәмгыяте президенты Павел Завальный шулай дип белдергән. Аның фикеренчә, ремонт эшләрен ике ысул белән башкарырга мөмкин. Ләкин газүткәргечләрне тиз генә вакыт эчендә берничек тә төзекләндереп булмый. Бу хакта “РИА Новости” яза.
“Белгеч буларак, ремонтны ике ысул белән башкарырга мөмкин булуын аңлатып үтәсем килә. Беренчесе – эче куыш камера (кессон дип атала) ясап, шуны торбага кидертү һәм газүткәргечне алыштыру яки ремонтлау эшләрен шуның эчендә башкару. Моның өчен айлар гына түгел, күбрәк вакыт таләп ителергә мөмкин”, – дип аңлаткан Завальный “Сахалин нефте һәм газы” форумы тәнәфесендә.

«”Икенче ысулы – торбаны күтәрү. Газүткәргечне буеннан-буена су астыннан күтәреп алу өчен 3 мең тонна йөк күтәрешле краннар кирәк. Бу очракта торба өстә ремонтланылачак һәм моңа кимендә ярты ел-бер ел вакыт кирәк булачак”, – дип билгеләп үткән ул.

Икенчесе – газүткәргечләрне өскә күтәрү – җиңелрәк, тизрәк ысул. Моның өчен су техникасы кирәк. Әмма санкцияләр бу ысулдан файдалану мөмкинлеге бирмәскә мөмкин, дип билгеләп үткән Завальный.


Фикер өстәү