Федераль иминлек хезмәте “Төньяк агым»нар газ торбаларына зыян китерелү сәбәпле эш кузгаткан

Килеп туган гадәттән тыш хәл халыкара террорчылык буларак бәяләнгән.

Россия Федераль иминлек хезмәте “Северный поток-1” һәм “Северный поток-2” газүткәргечләренә зыян китерелү сәбәпле эш кузгаткан. Бу хакта Россия Генераль прокуратурасы хәбәр итә. Тикшерү “халыкара террорчылык акты” статьясы буенча алып барыла.

Ведомство мәгълүматларына караганда, 26 сентябрьгә кадәр Балтыйк диңгезенең көньяк-көнбатышында урнашкан Бoрнхольм утравы (Даниягә карый) тирәсендә диңгез төбе аша узучы Россия газүткәргечләренә зыян китерелгән. Шул сәбәпле безнең илгә зур гына икътисади зыян салынган, дип билгеләп үтелгән Генераль прокуратура хәбәрендә. Анда җинаять билгеләренең булуы искәртелгән.


Фикер өстәү