Мунчалар салучы Назир Мостафин: «Түшәмне юкәдән, ләүкәне имән белән каеннан ясасаң яхшы»

Кем генә мунча яратмый икән! Атна буе эшләп талчыкканнан соң мунча керү «яңадан тугандай» итә. Замана белән алар да үзгәреп тора. Мунча җанга һәм тәнгә сихәт бирсен өчен нинди булырга тиеш? Аны салуның нинди серләре бар? Әлеге сорауларга, югары белеме булса да, балта эшен сайлаган, 17 елдан артык мунчалар салучы Назир Мостафин белән җавап эзләдек.

Агынмы, карасынмы?

– Хәзерге вакытта кешеләр күбрәк ак мунча салып бирүемне сорый. Кара мунча турында белеп тә бетермиләр. Анысын сораучы сирәк хәзер. Ә кара мунчаның йөрәккә дәвасы зур. Анда бер микроб та калмый. Шунысын белеп бетермиләр, – ди Назир. – Мунчаның төрлесе бар. Томалап керә торганы, ягуга юынып була торганы да бар. Томалап кергәндә, без утын ягабыз да ис беткәнне берничә сәгать көтәбез. Аның бер сере бар: нарат агачы яксаң, исе тиз бетә. Имәннекен озаграк көтәргә кирәк. Соңгы елларда томалап яга торган мунчалар кимеде. Кайберәүләр ягуга ук кереп юына торган мунча сайлый. Газ белән ягыла торганы да бар. Күршеләре төтен чыга дип зарланмасын өчен анысын шәһәрдә яшәүчеләр сайлый. Хәзер ак мунчаның чит ил агачларыннан эшләнгәннәренә өстенлек бирүчеләр артты. Алар өчен мунчаның гади генә такталардан булуы түгел, төрле матур дизайннар белән эшләнүе дә мөһим. Мунчаның миңа өйдән ераграк урнашкан булуы ошый. Юынып чыккач, саф һава сулап керүләре ни тора!

 Түшәме юкә булсын

–  Мунчаны акча кызганмыйча, яхшы агачтан төзергә кирәк. Агач мунча иң рәхәте, – ди Назир. – Бу эштә иң мөһиме – мунча бурасын сатып алганда ялгышмаска кирәк. Бура паҗының киңлеге 14 см булырга тиеш. Аны хәзер 7 см киңлектә генә итәләр. Бу очракта бүрәнә араларында һава йөри башлый һәм мунча тиз чери. Безнең якларда мунча бурасын күбрәк нарат, чыршыдан бурыйлар. Әмма ул сагызлы булса, җылынган саен өстегезгә агып утырырга мөмкин. Шуңа күрә түшәмен юкәдән ясарга киңәш итәм. Чабыну өчен бөтен төрле мунча яхшы. Әмма анда һава йөрергә тиеш.

 Нигезе ныкмы?

– Фундаментны мунча салына торган җиргә карап эшлибез. Миңа «ленточный свайный» дигән ысул белән эшләү ошый. Субайлар бораулап, аңа арматура төшерелә. Аларны 40 см тирәнлегендәге чокыр казып, таш тутырып «заливать» итеп тоташтырабыз. Җир өслегенә чыгарылганнан соң, яңадан кирпеч өеп, 15 см күтәрәбез. Мунчаны кирпечтән салырга уйласагыз, нигезенең ныклыгына аеруча игътибар итәргә кирәк. Югыйсә, җир уйнап, мунча ярылырга мөмкин, – дип киңәш бирә Нәзир.

Идәне коры булсын

– Хәзерге мунчаларга идәнне газ белән җылытыла торган итеп ясыйбыз. Ә мунчаны утын белән ягасыз. Идән юешләнеп тормаса, ул череми. Идәнне бетон белән заливать итеп ясау иң арзанлы да, чыдамлы да. Аны аз гына авыш итеп ясарга кирәк. Агачтан рәшәткәле идән ясыйсың да мунча кергәндә генә җәясең. Мунча коры торса, аның исе дә башка була. Идәне кибеп бетмәгән мунчага тынчу ис тарала. Чиста булсын, кибеп торсын, дисәгез, юынып беткәннән соң мичкә берәр утын ташлагыз. Коры итеп тотсаң, ләүкә, мунчаны эчләгән такталар 10 ел хезмәт итә, – ди ул.

Мичнең кайсы яхшы?

– Хәзер мунча миченең ниндие генә юк. Һәркем үз мөмкинлегенә карап үзенә кирәклесен сайлап алырга мөмкин. Бервакыт мин берәүләргә 600 мең сумлык мич куйдым. Аңа су да саласы түгел, бер төймәгә басасың да парны үзе җибәрә, – ди Назир. – Мичне атнага ничә тапкыр мунча керүегезгә карап сайлагыз. Атнага бер генә керсәгез, артык кыйммәтлесе кирәкми дә. Әгәр көн саен ягып, өчәр сәгать юынасыз икән, бу очракта чыдамлырак мич сайларга киңәш итәм. Тагын шунысы да бар: мичне мунчаның җылытыла торган мәйданына карап сайлыйлар. Зур мунчага – зурны, кечесенә кечкенә генә кирәк. Мичнең кемдер – тимерен, кемдер корычын сайлый. Корыч мич озак җылына, озак тора. Тимер дә начар түгел.

 Ташы түгел, себеркесе мөһим

– Элек кырдан тишекле таш җыеп салалар иде. Кемнәрдер ком арасыннан чыккан йомры ташка өстенлек бирә. Иң мөһиме – мунчага салына торган таш җитешкән булсын.  Аңа чүкеч белән сугып карарга кирәк. Әгәр чәчелеп таралмаса, яхшы дигән сүз. Мунча керү өчен иң яхшысы таш түгел, ә яхшы себерке кирәк.

Ләүкәң уңайлымы?

–  Аны нинди агачтан эшләү мөһим. Ләүкә кечкенә булмаска, дөрес итеп ясалырга тиеш. Анда бер кеше яки ике кеше ятарлык урын булсын. Ләүкәне Г яки П хәрефе формасында ясарга киңәш итәм. Ул ике биеклектә булса, тагын да әйбәт. Аскы өлешендә утырып юынырга да була. Ләүкәне имән, каен агачыннан ясасагыз, ул яхшы кыза. Юкә белән усактан да эшләп куярга була. Әмма усак астма авырулыларга килешмәскә мөмкин. Хәзер абаш, кедр агачыннан эшләнгән ләүкәләргә өстенлек бирүчеләр бар.  Әмма алар кыйммәтрәк. Тагын бер киңәш: ләүкә астына яктырткычлар куегыз. Мунчаның чиста һәм матур булуы да кирәк, – ди Нәзир.

Тәрәзәң ач

– Нинди генә мунча булса да, анда һава йөрергә тиеш. Тәрәзәне ачып торуга карап ул суынмый, дымы гына китә. Хәл беткәндә дә тәрәзәне ачып алырга була, – ди оста.

Мунча керү буенча киңәшләр

–  Парлы мунчада эшләр беткәч, кич белән юынырга кирәк.

– Мунчада сыра эчмәгез! Аны компот, морс, үлән чәе, минераль суга алыштырыгыз.

– Ләүкәгә утырганчы, өстегезгә салкынча су сибегез.

– Керүгә чәчегезне юешләмәгез, эссе тияргә мөмкин.

– Ләүкәдә утырганда башыгызга башлык киегез яки сөлге чорнагыз.

– Парлану өчен тәнне кайнар һавага әкренләп күнектерегез.

– Керүгә ташка су сипмәгез.

– Ләүкәдә утырып түгел, ятып торыгыз. Борын белән сулагыз.

–  Ләүкәдән төшкәч, салкынча рәхәт су белән коеныгыз, тәнне бераз суытыгыз.

–  Ләүкәгә икенче тапкыр менгәндә генә себерке белән чабыныгыз.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү