Мобилизацияләүчеләрнең ял итү өчен алынган юллама бәяләрен кире кайтаруны сорыйлар

Ростуризм туроператорлардан Россиядә өлешчә мобилизациягә эләгүчеләрнең ял итү өчен алып куелган юлламалары бәясен кире кайтаруны сораган.

Ведомство башлыгы Зарина Догузова шул хакта белдергән.

“Бүгенге катлаулы вазгыятьтә өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылучыларга ярдәм итү үтенече белән туроператорларга һәм кунакханәләр хуҗаларына хатлар җибәрдем. Коллегаларымнан, мөмкинлеккә карап, тотылган чыгымнар өчен тотып калмыйча, турлар һәм кунакханәләргә броньнар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруларын сорадым”, – дип язган ул телеграм-каналында.

Догузова әйтүенчә, килеп туган хәлләр бизнес өчен дә кыенлыклар тудыра. Шул ук вакытта ул мобилизацияләнгән туристларның мәнфәгатьләрен максималь дәрәҗәдә исәпкә алырдай карарларга килүне сораган.


Фикер өстәү