Кремльдә көзге чакырылышның 1 ноябрьгә күчерелүен аңлаттылар

Көзге чакырылышның башлануын 1 октябрьдән 1 ноябрьгә күчерү карары военкоматларның болай да эшләре күп булуы белән бәйле, дип хәбәр итте президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.

«Хәзер военкоматлар өлешчә мобилизация сәбәпле бик нык йөкләнгән. Бу йөкләмәне арттырмас өчен, шундый карар кабул ителде. Ул мобилизацияләнгән һәм хәрби хезмәткә чакырылучылар агымын җәелдерергә мөмкинлек бирәчәк», — диде ул.

Көзге чакырылыш турындагы Указны кичә Владимир Путин имзалады. Документтан күренгәнчә, 1 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр армиягә 18 дән 27 яшькә кадәрге 120 мең кеше чакырылачак.


Фикер өстәү