Индонезиядәге Мaланг стадионында футбол уены барышында 127 кеше үлгән, тагын 180 кеше яралану алган. Бу хакта Reuters полициягә сылтама белән хәбәр итә.
1 Лигада «Арeма» һәм «Персeбея» командалары уйнаган. “Аремы” җанатарлары уен 2:3 исәбе белән тәмамлангач кырга йөгереп чыкканнар һәм сугыша башлаганнар.
Полиция күз яше агыза торган газ кулланган, аннары атыш һәм дaвка башланган. Билгеле булганча, һәлак булганнар арасында ике пoлиция хезмәткәре, хатын-кызлар һәм балалар бар.