“Рубин”га премьер-лигада калу мөмкинлеге бирмәделәр

Киләсе сезонда премьер-лигада элеккеге кебек үк 16 команда чыгыш ясаячак. Бүген Россия футбол берлегенең башкарма комитеты шундый карар чыгарды. Шулай итеп, “Рубин” киләсе сезонда ФНЛда чыгыш ясарга мәҗбүр булачак.

Билгеле булганча, узган шимбәдә Казан командасы үз кырында “Уфа”га оттырып, сезонны 15нче урында тәмамлады. Шулай да, башкала клубында, премьер-лигада чыгыш ясаучы командалар саны арттырылган очракта, иң көчлеләр сафында калырга өметләнделәр. Әмма РФС кабул иткән карар “Рубин” файдасына булмады.

“Премьер-лигада калырга өметләнәбез. Инде төшәбез икән, кабат кайтуны максат итеп куйдык, – диде кичә Казанда узган очрашуда клубның генераль директоры Рөстәм Сайманов. – ФНЛда уйнау безнең өчен җинаятькә тиң. Шуңа күрә хушлашмыйбыз”. Аның бу вакыйгаларның нилектән килеп чыгуы турындагы фикерләрен биредән укый аласыз.

“Безне таладылар”. “Рубин” премьер-лигада калырга өметләнә


Фикер өстәү