Валюталарның тишеккә очуы нәрсәгә китерер?

  Хәтерлисезме: үткән елның көзендә, сентябрь аенда, без британ медиакомпаниясенә караган атналык The Economist журналы тышлыгында бирелгән валюталарның тишеккә очуын сурәтләгән рәсемне шәрехләгән идек.

24 сентябрьдә сайтта шул рәсемне үзебезнең дөньякүләм икътисад түнтәрелеше хакындагы язмага иллюстрация дә иттек. Ул язмада без: «Кәгазь һәм электрон акча чүплеккә очачак…» – дигән фаразны бер дә курыкмыйча бирдек. Икътисади һәм социаль системаларының үлеменең төп бер билгесе бар: аларның валютасы тишек бер тиенгә дә тормый башлый, ягъни акча бар, аңа берни дә ала алмыйсың, алсаң да, гадәттән тыш кыйммәткә генә. Безнең сентябрь фаразы үзенең котылгысызлыгы белән тормышка ашу стадиясендә. Глобаль инфляция 40 еллык рекордны узып китте. Кичә долларга, еврога, юаньга җиңел генә сатып алган товарны бүген ала алмыйсың инде. Ышанычлы бер генә валюта да юк, малыңны акчага акча сатып алу юлы белән саклау хәзер мөмкин түгел. Глобаль реклама гипнозы ярдәмендә байрак итеп күтәрелгән криптовалюталар үзләренең кыйммәтләрен яшен тизлегендә югалта. Әле кичә генә безне «биткоин алмыйча оттырган мокытлар» дип атыйлар иде, бүген югары бәядән криптовалюта сатып алучылар канлы күз яшьләрен түгә.

Автор бу юлларны 22 май иртәсендә – «Биткоин – пицца» көне дип аталган истәлекле көндә яза. 2010 елның 22 маенда Ласло Хейниц исемле программачы бөек тарихи авантюраны башлап җибәрә: беренче тапкыр биткоин дип аталган виртуаль акчага товар – ике пицца сатып ала. Алар өчен ул ун мең биткоин сарыф итә. Менә шул көннән башлап биткоин бизгәге мәйданга чыга да инде, яңа акчаның кыйммәте ясалма рәвештә куык итеп кабартыла. Кем теләсә, шул баса ала торган криптовалюта кәгазь акча белән узышка чыга. Контрольдән тыш булу сәбәпле, бу акча мошенниклар, коррупционерлар өчен менә дигән җим ролен уйный башлый. Зур сәясәтчеләрне, дәүләт эшлеклеләрен сатып алу җиңелләшә, чөнки биткоин акча янчыкларына тикшерү органнарының теше үтми. Аңлашыла инде: криптовалюталарны популярлаштыру бөтен көченә бара, кайчандыр ике пицца алырга гына яраган ун мең биткоинның бәясе берничә йөз миллион долларга җитә. Моннан унике ел элек ике пиццаны ун мең биткоинга саткан булсаң, син бүген инде мультимиллионер.

Гаҗәп түгел: җиңел баюның мондый ысулы массаларны кызыксындыра, шаукым тудыра. Бүген криптовалюталар кызу темплар белән үзләренең ясалма кыйммәтләрен югалталар. Моңа аптырарга кирәкми, чөнки берни белән дә тәэмин ителмәгән, кемнәр тарафыннандыр язып кына куелган саннар хакында сүз бара. Менә бу кәгазь битенә мин бер тәңкә дигән язу язып, аның кыйммәтенә башкаларны ышандыра алсам, шулай ук миллионерга әйләнер идем. Европа Үзәк банкы президенты Кристин Лагард әле яңа гына тагын бер тапкыр: «Криптовалюталар бернигә дә нигезләнмәгән», – дигән белдерү ясады. Аларның бәя үсеше – чегәннәрне көнләштерерлек гипноз нәтиҗәсе генә ул. Массалар гипноздан айный башлау белән ялган кыйммәтләр мизгел эчендә юкка чыга. Иң күп биткоин тотучы MicroStrategy (аның балансында 3,5 миллиард долларлык 115000 BTCтан артык акча бар) биткоинның бәясе 11 мең доллардан да түбәнгәрәк җимерелергә мөмкинлеген белдерде. Ethereum дип аталган криптовалюта уйлап тапкан Виталий Бутерин иң яшь миллиардер булудан туктады. Аның бәясе 3000 долларга җиткән криптовалютасы бүген 1963 доллар гына йөри. Дөресен генә әйткәндә, урланган акчасын яшерергә теләгән зур түрәләр күп булмаса, Ethereum тишек бер тиенгә дә бәяләнмәс иде.

                                       Рәшит Фәтхрахманов

Нишләтәсең безне, доллар?

 


Фикер өстәү