Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысасындагы программа буенча быел төзелгән беренче ФАП ачыла

Татарстанның Лениногорск районы Тимәш авылында иртәгә яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылачак. Ул 2022 елда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы («Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысасында) буенча төзелгән.

Тимәш авылындагы элеккеге медпункт бинасын сүтеп, аның урынына яңасы төзелде. Гомуми мәйданы 78,35 кв. м. булган модульле бинаны сафка бастыру өчен 8 190, 36 мең сумны тәшкил итә.

Яңа медицина оешмасы 793 кешегә хезмәт күрсәтә алачак. Медпунктта яңа җиһазлар кайтартылган, интернет үткәрелгән, тирә-юнь төзекләндерелгән. Яңа бинаның мөдире — Светлана Мишакина, шәфкать туташлары ассоциациясе әгъзасы, югары квалификация категориясенә ия, 41 еллык эш стажы бар.


Фикер өстәү