Үз теләкләре белән махсус операциядә катнашырга теләүчеләр дәүләт хезмәтләре порталы аша языла ала

Россия гражданнары Украинада махсус хәрби операциядә катнашу өчен үз теләкләре белән онлайн языла алачак.

Тиешле мәгълүмат федераль дәүләт хезмәтләре порталында барлыкка килде. «Повестка алмаган гражданнар мобилизация буенча яисә ирекле отрядка хезмәткә алынырга мөмкин», — диелә сайтта.

Мөрәҗәгать итүче Россия гражданлыгына, кораллы көчләр запасында булырга, хәрби белгечлегенә ия булырга һәм яшь буенча туры килергә тиеш. Рядовой һәм сержант составы өчен яшь чикләве — 50, кече офицерлар өчен — 60, өлкән офицерлар өчен — 65 яшь. Моннан тыш, сәламәтлеге буенча мобилизация хезмәте узу өчен яраклы кешеләр генә чакырылырга тиеш.


Фикер өстәү