70 меңнән артык кеше дәүләт хезмәтләре порталы аша хәрби операциядә катнашырга теләк белдергән

Яңа сервис эшли башлаганнан соң, дәүләт хезмәтләре порталына махсус хәрби операциядә катнашырга теләк белдереп ике меңнән артык гариза кергән. Бу хакта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко хәбәр итте. Сервис узган ялларда тест режимында эшли башлады.

Мөрәҗәгать итүченең чакырылыш өчен Россия гражданлыгы, хәрби хезмәт буенча запаста булуы, хәрби-учет белгечлеге һәм яше туры килергә тиеш. Хәрби хезмәткә сәламәтлек буенча туры килгәннәр генә чакырыла.

Шулай ук порталда өлешчә мобилизация вакытында шикаять калдыру мөмкинлеге барлыкка килде.

Россиядә өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң, портал аша 70 меңнән артык кеше ирекле рәвештә катнашырга теләк белдергән.


Фикер өстәү