«Чакырылыш буенча хезмәт итмичә, үз ихтыярың белән махсус хәрби операциягә китәргә ярамый»

Бары тик хәрби хезмәт үткән запастагы ир-егетләр генә үз теләге белән махсус хәрби операциядә катнашырга мөмкин.

Объясняем.рф” порталында хәбәр ителгәнчә, чакырылыш буенча вакытлы хәрби хезмәттән баш тартып, Украинага махсус операция зонасына үз ихтыярың белән китәргә ярамый. Әмма, белгечләр аңлатып үткәнчә, вакытлы хәрби хезмәтне контракт буенча хәрби хезмәткә алыштырырга мөмкин. Балигълык яшенә җиткән, югары яки урта һөнәри белемгә ия булган, хәрби көчләрдә запаста тормаган ир-егетләр шундый контракт төзи ала.

Шул ук вакытта хәрби хезмәт узып, запаста торучылар гына махсус хәрби операциядә үз ихтыяры белән катнашырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез: быел көзге чакырылыш 1 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Генераль штабта вәгъдә ителгәнчә, солдатлар Россиянең яңа төбәкләренә хезмәт итәргә җибәрелмәячәк.


Фикер өстәү