Яңа Чишмә районыннан авыл җирлеге башлыгы үз теләге белән махсус хәрби операциягә киткән

Яңа Чишмә районының Екатериновка авыл җирлеге башлыгы Александр Хорьков үз ихтыяры белән махсус хәрби операция зонасына киткән. Бу хакта “Татар-информ” муниципаль берәмлек хакимияте мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

Узган көздә аның бертуган энесе Дмитрий мобилизацияләнгән. Александр Херсон өлкәсендә хезмәт итүче энесенә быел гыйнвар аенда гуманитар ярдәм китергән. Күптән түгел генә Дмитрий, якыннары белән күрешү, бераз ял итү өчен, кыска вакытлы ялда булып киткән.

Александр Хорьков – элекке хәрби хезмәткәр, запастагы өлкән лейтенант. Үз карарын, бик дөрес һәм төптән уйланылган, дигән фикердә.

“Без анда бик кирәк, махсус хәрби операциягә китеп, дусларыма ярдәм итүне үз бурычым дип саныйм”, – дигән Александр.
Үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына китәргә теләк белдергән егетне якыннары, дус-ишләре, коллегалары озатырга килгән.

“Александр Адександрович, без синең белән горурланабыз, син – илебезнең чын ватанпәрвәре! Вазыйфаңнан китүең кызганыч, әлбәттә, әмма бу гамәлең батыр, көчле һәм фидакарь ир-ат булуыңны дәлилли. Бер генә теләк: Җиңү белән, исән-имин һәм сау-сәламәт әйләнеп кайтырга язсын!” – дип хәер-фатыйха биргән аңа район хакимияте башлыгы Вячеслав Козлов.


Фикер өстәү