Татарстанда үз-үзенә кул салучылар саны арта

Республикада 72 балигъ булмаган бала үзенә кул салырга теләгән.

Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсенең табиб-психиатры Раил Гарипов әйтте.

– Татарстанда соңгы тугыз айда 921 кеше үз-үзенә кул салырга җыенган. Шуларның 72се – балигъ булмаган балалар. Чагыштыру өчен, 2021 нче елда без 935 кешене теркәгән идек, аларның 78е – балалар, – дип аңлатты ул.


Фикер өстәү