Татарстанда уртача пенсия күләме күпме булуын әйттеләр

Татарстанда уртача пенсия күләме 19 мең сумнан артып китә. Бу хакта республика Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Өлкәннәрнең тормыш сыйфаты турында сөйләгәндә, беренче чиратта аларның керемнәре мәсьәләсе тора. Өлкәннәр өчен төп чыганак — пенсия. Бүгенге көндә пенсиянең уртача күләме 19 мең сумнан артып китә», — диде министр.

Керемнәре яшәү минимумыннан – 10175 сумнан түбән булганнарга федераль бюджеттан өстәмә акча түләнүен дә искәртте ул. Татарстанда әлеге ярдәмне 62 меңнән артык кеше ала.


Фикер өстәү