Эшеннән азат ителгән полиция хезмәткәре 22 баланы атып үтергән, алар арасында үзенекеләр дә булган

Элеккеге полиция хезмәткәре Таиландның төньяк-көнчыгышындагы балалар үзәгенә һөҗүм иткән. Ул анда хатынын һәм балаларын үтергән, аннары үзенә кул салган. Ир әлеге гамәлен наркотиклар тәэсирендә кылгандыр дип фаразлана.

Соңгы мәгълүматларга караганда, балалар үзәгендә ату вакытында үлүчеләр саны 34 кешегә кадәр җиткән. Алар арасында 22 бала һәм бер көмәнле хатын да бар.

Khaosod басмасы хәбәр итүенчә, вәхши ир җинаять урыныннан качкан. Ул күптән түгел генә наркотиклар куллану сәбәпле, эшеннән җибәрелгән булган.


Фикер өстәү