Коронавирус белән авыручылар саны кими

Татарстанда 3 октябрьдән 9 октябрьгә кадәр коронавирус белән авыруның 2413 очрагы ачыкланган.

Коронавирус таралуга каршы федераль оператив штаб мәгълүматларына караганда, бу – узган атнадагы саннарга караганда 40 процентка кимрәк дигән сүз. 26 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр республикада коронавирус белән авыручы 4008 кеше ачыкланган.

Сүз уңаеннан, Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко күпчелек төбәкләрдә коронавирус белән авыручыларның кимүен, әмма вазгыятьнең элеккечә киеренке булуын искәртте.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда коронавирус йоктыруның барлыгы 183147 очрагы теркәлгән.


Фикер өстәү