«Эшләгән пенсионерның акчасын бирегез»

 Кызганыч, Кырым күперендә булган хәлләр Россиянең зур конфликт үзәгендә торачагын һәм алдагы айларда һәм атналарда булырга мөмкин булган бөек вакыйгалар безнең барыбызга да турыдан-туры кагылачагын аңлата.

Әлегә без икътисади кризис баткагын ерып алга барабыз. Базарлар бик үк рәхимле түгел. Федераль хөкүмәтнең вице-премьеры Андрей Белоусов: «Көнчыгыш базарларда Россия ташкүмеренең бәясе хәзер тоннага 130–140 доллар. Бәя болай торганда, 2023 ел бюджетына экспорт пошлинасыннан керем керми», – дип белдерде. Ташкүмер акчасыннан башка да яшәп булыр иде булуын. Әмма Россия халыкара базарлардагы газга һәм нефтькә «бәяләр бәйрәме»ннән дә колак кага. Газга бәяләр гаҗәп югарылыкта торганда, краннарны үзебез яптык, «кара алтын» исә бик зур дисконт белән сатыла.

Мәскәүнең кыйммәтле рестораннарына йөрүчеләр саны соңгы ике атнада 30 процентка кимеде, диләр. Мобилизация шулай кайтаваз бирә. Кешеләр башкаладан китәләр. Фатир арендаларга теләүчеләр саны да кискен кимеде. Аның каравы Төркиядә фатирларга чират һәм аренда бәяләре күккә оча. Бу россиялеләр тырышлыгы белән шулай.

Төп ставканы төшерүгә карамастан, банклар ипотека процентларын югары күтәрә башлады. Беренчеләрдән булып Саклык банкы кредитны кыйммәтләндерде. Аңа ияреп ВТБ 9,9 процентлык ипотеканы 10,4 процент итте. Кредитоманнар исә күпләп банкротлыкка чыгалар. Өч кварталда 192,1 мең кеше бөлгәннәр исемлеген тулыландырган. Бу үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 41,2 процентка күбрәк. Бурычын түли алмаучыларның 96,1 проценты банкротлыкны үзләре сайлый, 2,7 процент очракта кредиторлар бөлдерә, 1,2 процент кешегә салым органнары тарафыннан эш кузгалтыла икән.

Мобилизациягә бәйле рәвештә эш базарында эшче кулларга кытлык туып килә. 21 сентябрьдән соң бик күп кеше – халыкның актив һәм булдыклы катлавы, нигездә яшьләр, чит илләргә китте. Йөз меңләгән кеше кулына корал алырга мәҗбүр. Пенсия яшендәгеләрнең алар урынына басуы таләп ителә. Әмма бездә эшләдеңме – оттырасың: пенсия индексацияләнми. Соңгы җиде ел эчендә эшләгән пенсионерлар пенсияләренең өчтән берен югалты, диләр. Болай да песи яларлык кына булган акчаның өчтән бере киселү авыр хәлгә куя. Дәүләт Думасы 14 октябрьгә кадәр яңа бюджет проектына тәкъдимнәр кабул итә. Бу уңайдан депутатлар арасында эшләүче пенсионерлар акчасын индексацияләүне кире кайтару идеясен күтәрүчеләр бар. Яңартылган Конституциядә дә индексация гарантиясе акка кара белән язылган. Владимир Путинның мәсьәләне хәл итәргә әмер бирүенә дә ике ел ярымнан артып китте. Әмма йөк һаман да үз урынында. Депутатларның бер төркеме бу хәлне икътисад өчен зыянлы дип чаң суга, әмма тавышлары ишетелер дип әйтеп булмый. Бюджетка индексация өчен акча болай да аз салынган.

                                               Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү