Чаллы медицина көллиятенә яңа директор билгеләнгән

Чаллы медицина көллияте коллективына яңа директор — Ирина Нургатинаны тәкъдим иткәннәр. Ул моңа кадәр КФУ филиалында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып хезмәт иткән, дип яза «Шәһри Чаллы» газетасы.

Татарстан сәламәтлек саклау министрының урынбасары Илдар Фатыйхов белдерүенчә, педагогик, идарә итүдә тәҗрибәсе зур.

Ирина Нургатина Светлана Вахитовага алмашка килде.

Искәртик, Чаллы медицина көллиятенең элеккеге директоры Светлана Вахитова 3 маддә буенча җинаять җаваплылыгына тартылды. Ул студентлардан һәм укырга керергә теләүчеләрдән ришвәт алуда, законсыз кафе оештыруда гаепләнә.


Фикер өстәү