Казанда 183 нче мәктәптә янгын чыккан. Балаларны эвакуациялиләр

Бүген Казанның Минск урамында урнашкан 183 нче номерлы мәктәптә янгын чыккан. Хәзерге вакытта балаларны эвакуациялиләр. Бу хакта MASH Iprash телеграм каналы яза.

Янгын көндезге өчләр тирәсендә икенче каттагы бүлмәләрнең берсендә чыккан. Сигнализация эшли башлагач балаларны тышка чыгарганнар. Урында янгын сүндерүчеләр эшли.


Фикер өстәү