Башкортстанда бәйрәм — Республика суверенитеты көне

Бүген Башкортстан Суверенитет көнен билгеләп үтә. 11 октябрьгә республикада бик күп бәйрәм чаралары планлаштырылган. Шуларның иң мөһиме – Уфада Бөек Ватан сугышы Герое, генерал Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачу.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров бәйрәм уңаеннан үз каналында котлау видеосы урнаштырды. Ул халыкка ышаныч һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Исегезгә төшерәбез, Хәбиров төбәк белән инде 4 ел җитәкчелек итә.

«Алга таба республикабыз файдасына эшлибез, безнең планнар бик күп. Алга, Башкортстан!» – дип язган ул.

Башкириянең дәүләт суверенитеты турында декларация республиканың Югары Советы тарафыннан 1990 елның 11 октябрендә кабул ителде. Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы Башкорт Совет Социалистик Республикасына, аннары Башкортстан Республикасына үзгәртелә.


Фикер өстәү