Исемсез банк картасының уңай һәм тискәре яклары хакында

Була. Әмма банк картасында хуҗасының исеме юк дип, бу аны ирекле төстә һәм теләсә кайда файдаланырга мөмкин дигән сүз түгел, ул барыбер билгеле бер финанс системасына бәйле.

Чит илләрдә санкциягә эләккән Россия банклары карталарыннан файдалану көннән-көн катлаулана бара. Хәтта соңгы вакыйгалардан соң күп илләр «Мир» картасыннан да баш тартты. Сәбәбе бер: АКШ санкцияләреннән шикләнәләр. Исемсез карталар менә шундый вакытта ярдәмгә килергә мөмкин дә инде дип саный Финанс базары буенча Дәүләт Думасы комитеты җитәкчесе Анатолий Аксаков. Мондый карталардан «Мир» картасыннан баш тарткан илләрдә дә файдаланырга була. Ничек икәнен дә аңлата. Депутат фикеренчә, исемсез карталарны нинди дә булса аерым бер илгә бәйле булмаган, бөтен дөньяга хезмәт күрсәткән, шуңа күрә дә санкцияләргә дучар булмаган халыкара финанс системалары гамәлгә кертергә мөмкин. Сүз дә юк, бу механизмны эшләтеп җибәрү өчен вакыт кирәк, әмма нинди дә булса варианты барыбер табылачак, дип ышандыра сәясәтче.

– Аноним карталар һәм төрледән-төрле электрон кошелеклар Россиядә бүген дә киң таралган. Әмма аларның һәрберсенең үз операторы бар. Кагыйдә буларак, бу – банк. Әгәр банк Россиянеке булса, ул санкцияләргә дучар ителгән, димәк, чикләүләрдән берничек тә качып булмый, – дип үз фикерен белдерә Илкүләм түләү советы идарәсе җитәкчесе Алма Обаева.

Әгәр теге яки бу илдә түләүләрне идентификацияли торган система булса, анда сатып алынган әйберләр өчен түләргә булыр иде, дип саный эксперт. Бүген Россия белән Төркия әнә шундый системаны булдыру өстендә эшли. Бу очракта карталарны  нинди дә булса дәүләтара корпорация чыгарачак һәм ул, нинди банктан булуына карамастан, акчаны бер счеттан икенчесенә күчерәчәк. Әлбәттә инде, акча һавадан алынмый, сатучысы да, сатып алучысы да билгеле булачак.

Исемсез дебет карталарын хәзер Россия банклары да күпләп чыгара. Аларның аермасы шунда: пластикка хуҗасының фамилиясе язылмый. Мондый карталардан гадәттә үзенең кем икәнлеген белгертергә теләмәгән кешеләр файдалана. Әйтергә кирәк, мондый карталарның уңай яклары да бар. Аларны банкка мөрәҗәгать иткән көнне үк алырга мөмкин, шул ук вакытта исемлеләрне берничә көн көтәргә туры килә. Банк хезмәте өчен акча да алынмый. Әмма тискәре яклары да юк түгел. Исемсез карталарга банкоматларда акча алу өчен чикләүләр кертелә. Андагы акчаны башка кешегә күчерергә мөмкин түгел. Моннан тыш бу карталарга бернинди дә дәүләт түләүләрен алып булмый. Чит илләрдә дә, әгәр операторы санкциягә дучар икән, нәкъ исемлеләре кебек исемсезләре белән дә эш йөртеп булмый.

Исемсез карталарның тагын бер төре бар. Бу – алдан түләп куелганнары.  Андыйларны чит илдә сатып алырга яки онлайн рәсмиләштерергә мөмкин. «Безнең «Пушкин картасы» нәкъ шушы системада эшли, – дип аңлатма бирә Алма Обаева. – Чит илдә алдан түләп куелган карталар санкциягә дучар булмый, ягъни алардан теләсә кайда файдаланырга мөмкин. Кагыйдә буларак, билгеле бер суммада лимит бар, кайчагында комиссия түләргә туры килә. Россия туристлары да мондый карталардан файдалана башлады инде. Әмма заказ биргәндә чикләүләргә игътибар итәргә онытмаска кирәк. Кайбер карталар аерым бер илләр өчен генә яраклы. Шул ук вакытта Россиядә дә аларны куллану мөмкин түгел».

Фәния Әхмәтҗанова

 


Фикер өстәү