Информатика укытучыларын мобилизациядән кичектерүне тәкъдим итәләр

Цифрлаштыру министрлыгы мәктәпләрдә һәм югары уку йортларындагы информатика укытучыларын өлешчә мобилизациядән кичектерүне сорады. Бу турыда үзчыгышында министр Максут Шадаев әйткән. 

Әлеге вакытта бу тәкъдим карала. Министр сүзләренчә, информатика укытучыларыннан башка мәктәпләрдә проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Шулай ук министрлык IТ һәм телеком-компанияләр хезмәткәрләрен мобилизациядән кичектерү өчен белгечлекләр исемлеген киңәйтә. Критик инфраструктура хезмәткәрләренә кичектерү бирү мөмкинлеге дә карала.
– Без хәзер критик мәгълүмати инфраструктура буенча зур төзәтмәләр әзерлибез. Бу тармакта эшләүче хезмәткәрләр билгеле бер бронь алырга тиеш. Закон проектында шул каралачак. Без әлеге тәкъдимне 1 ноябрьдә кертәбез, ләкин әлегә ул азар дигән гарантия юк, – дигән министр.


Фикер өстәү