Хөкүмәт эшмәкәрләрне мобилизациядән азат итүгә каршы чыккан

Хөкүмәтнең Закон проектлары эшчәнлеге комиссиясе хосусый эшмәкәрләрне, шулай ук крестьян-фермер хуҗалыклары башлыкларын мобилизациядән азат итү тәкъдимен хупламаган. Министрлар Кабинетында уйлауларынча, хәрби хезмәтне кичектерү өчен нигезләр җитәрлек инде. “Ведомости”, 22 майда узган комиссия утырышында катнашучылар сүзләренә таянып, шулай дип хәбәр итә.

“Социаль әһәмиятле сәбәпләргә бәйле булмаган теге яки бу ташламалар барлык кешенең закон алдындагы тигезлеге принцибын боза. Бүген эшмәкәрләр кичектерү сорар, иртәгә – укытучылар. Нәтиҗәдә закон бик күпләргә кагылмый булып чыгачак яки үзләренә өстенлекләр бирелмәүчеләр канәгатьсезлек белдерә башлаячак”, – дип аңлаткан басма хәбәрчесенә юрист Артем Саркисян.

Хәрби адвокатлар комиссиясе башлыгы Владимир Тригнин исә, әлегә Россиядә мобилизация үткәрелми, шуңа күрә мондый төзәтмәләр көн кадагына туры килми, дигән.

Исегезгә төшерәбез: эшмәкәрләрне мобилизациядән азат итү турында закон проекты (“Новые люди” фракциясе вәкилләре әзерләгән) Думага гыйнвар урталарында кертелгән иде.


Фикер өстәү