Исламия Хәмидуллина: «16 яшем тулгач Нурулла бабам гармунда уйнарга өйрәтте»

Бүгенге «Ни хәл?» сәхифәсенә кунакка гармунчы кыз Исламия Хәмидуллинаны дәштек. Социаль челтәрләрдә күпләрне үзебезнең моңлы көйләрне башкарып, гашыйк итәргә өлгергән инде ул. Гармун кызларга килешәме? Исламияне гармун уйнарга кем өйрәткән? Без әнә шулар хакында сөйләштек. 

– Ни хәл?

– Хәлләр яхшы, Аллага шөкер!

– Исемең бигрәк матур! Кем кушкан аны?

– Исемемне әби (әткәйнең әнисе) кушкан. Мәктәптә укыган вакытта яратмый идем аны. Нишләп барысының да исемнәре охшаган, ә минеке аерылып тора, имеш. Хәзер инде, гомумән, башкача уйлыйм. Исемемне бик яратам, шушындый үзенчәлекле исем кушканына әбиемә мең рәхмәтлемен.

– Исламия, гармунда бик оста уйныйсың. Үзең өйрәндеңме, берәрсе өйрәттеме?

– Миңа 16–17 яшьләр булганда Нурулла бабам «Әпипә»не уйнарга өйрәтте. Ноталар белмәсәм дә, гармунны көн дә кулыма алып, көйләрне ишеткәнчә уйный башладым.

– Гаиләң турында да сөйлә әле.

– Гаиләбез иҗади, барыбыз да җырлыйбыз, гармун уйныйбыз. Бертуган абыем Инсафның музыкаль белеме дә бар, ул да – гармунчы.

– Җырлы-моңлы йортта яши торып, иҗатка гашыйк булмый мөмкин түгелдер ул?

– Иҗат безнең яшәү рәвешенә әйләнде, дияргә мөмкин. Әби белән бабайга рәхмәт – моңга мәхәббәтне алар тәрбияләде. Җәйге каникулларда гел авылда була идем. Көне-төне җырлап йөргәнем, ә аларның мине тыңлап утырганнары әле дә хәтеремдә.

– Кыз баланың нәфис кулларына гармун тарту авыррактыр ул, әйеме?

– Әйе, озаграк уйнасаң, кулларга төшә. Ләкин әз генә уйнап алсаң да, күңелгә шундый рәхәт булып китә, тынычландыра.

– Гармун кыз кешегә килешми, диючеләр дә бар бит әле.

– Бу фикер белән һич килешмим. Гармун бит ул – бөтен кешегә килешә торган уен коралы.

– Ноталар белмәсәң дә, күбесенчә шактый катлаулы, озын, моңлы көйләрне уйныйсың…

– Миңа элекке җырлар күбрәк ошый. Шулкадәр якын алар күңелгә. Мәгънәле дә. Ниндидер тирәнлек, күңелне айкап-чайкап чыга торган сер бар. Мин бигрәк тә «Шахта» көен яратып уйныйм. Әби белән бабай да гел элеккеге җырлар җырлый. Шуңа каныма сеңгәндер инде ул.

– Исламия, зур сәхнәгә чыгу турында хыялланасыңмы?

– Мин бик оялчан бит. Хәтта туганнарым янында да җырларга оялам. Сәхнә турында хыялланган вакытлар бар иде. Ә хәзер хыяллар башка.

– Җырлаганыңны, гармун уйнаганыңны социаль челтәрләргә урнаштырганда, бу оялчанлык комачауламыймы соң?

– Комачаулый, әлбәттә. Урнаштырыр алдыннан бик озак уйлыйм, әнкәй белән, иптәш кызым белән киңәшләшәм. Матур булганмы, килешсез җирләре юкмы, дим. Шуннан соң гына урнаштырам. Видео урнаштыргач, аңа карата яхшы фикерләр яза башласалар, күңелем була. Сабый бала сыман сөенәм шуларга.

– Исламия, төп һөнәрең буенча кем буласың син?

– Тәрбияче һөнәрен үзләштердем. Ике ел эшләгәч, китәргә мәҗбүр булдым. Сабыйларны бик яратам, алар да миңа тартылалар. Сагынам үзләрен. Алар белән җырлап мәш килә идек! Җырларга да өйрәтә идем.

– Синең өчен иҗат – нәрсә ул?

– Күңелдә булган хисләремне күрсәтү чарасы. Гармун уйныйм икән, бөтен дөньясын онытып, уйнаган көемә чумам.

Блиц-сораштыру

– Иң яраткан җырың?

– Мин – меломан, бик күп җырлар яратам.

– Берәү дә яшәми торган утрауга җибәрсәләр, үзең белән ниләр алыр идең?

– Мөмкин булса, әткәй, әнкәй һәм абыйны (көлә). Ярамаса, гармун һәм кармак, мөгаен.

– Тормыш кагыйдәң?

– Ни генә булса да, тукталып калмаска, алга атларга. Үз хыялларыңа тугры калырга.

– Иң зур хыялың?

– Укып бетереп, кулыма диплом алу һәм гаилә кору. Гаилә – минем өчен иң мөһиме.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү