Тукай премиясе чит ил агенты булган затларга бирелмәячәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге премиягә чит ил агенты булган зат тәкъдим ителмәү турындагы Указны имзалады.

Кандидатлар гариза биргәндә чит ил агентлары реестрыннан үзенең мондый статуска ия булмавын раслаучы мәгълүмат бирергә тиеш.

Кеше яки коллектив әгъзасы премиягә лаек булган очракта, ул акчалата бүләк һәм диплом тапшырганчы иноагент статусын алса, аны лауреатлар арасыннан төшереп калдырачаклар.

Боерык агымдагы елның 1 декабреннән үз көченә керә.

Дәүләт премиясе 1958 елдан бирле тапшырыла.


Фикер өстәү