«Акча өчен килмәдем. Ватанны сакларга кирәк»: «ВТ» хәбәрчесе хәрби өйрәнүләр узучыларның хәлен белеште

Төз ату гына җитми, бер-береңне саклый белергә дә кирәк. Өлешчә мобилизациягә эләгеп, кулына кабат корал тотарга мәҗбүр булган ир-егетләрне Казан читендә урнашкан полигонда әнә шуңа өйрәтәләр. Октябрь аена кергәннән бирле биредә көн саен йөзләгән кеше ату һәм яту, саклану һәм саклау тәртибен искә төшерә. Соңгысына аеруча игътибар бирелгәнгә без дә инандык. Егетләрнең исән-сау кайтуларын көтәләр.

Тәҗрибәнең артыгы юк

Казанга Лаеш ягыннан керүчеләрнең күбесе зур юлдан ерак түгел урнашкан полигонда ниләр булып ятканын күз алдына да китерә алмый. Бирегә рөхсәтсез керү мөмкин түгел. Ә сак пунктын узып, берничә йөз метр баруга, танклар чабышканы, кораллы кешеләр йөгерешкәне күренә. Күнегүләр полигоны берничә өлешкә бүленгән. Егетләрне төрле кораллардан атарга, танкка каршы торырга, шартлаткычлардан сакланырга, окоп казырга, медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтәләр. Күнекмәләр тәҗрибәле хәрби белгечләр һәм «кайнар нокта»ларда булып кайткан сугышчылар кулы астында уза. Кемнәр икәнен әйтеп бетермиләр. Иртәдән кичкә кадәр шулай. Вакытны бушка уздырырга ярамый. Биредә өйрәнгәннәр, ахыр чиктә, үз гомереңне саклау өчен дә кирәк булачак. Тәҗрибәнең артыгы юк.

Инструктор, тормышта төрлесен күргән Рөстәм дә шулай ди. «Әйтик, менә бу төркемдәге егетләрнең сугыш хәрәкәтендә катнашу тәҗрибәләре бар. Берәүләр – Чечняда, икенчеләре үз теләге белән Донбасста булып кайткан. Төньяк Кавказ белән Украинадагы хәлләр нык аерыла. Биредә, нигездә, артиллерия кулланыла. Диверсия-разведка төркемнәренең чит ил инструкторлары кул астында яхшы әзерлек узганы күренеп тора. Безгә каршы ялланган кешеләр армиясе сугыша. Инглизләр, поляклар күп, грузиннар очрый. Русча сөйләшүчеләр дә бар. Алары – террорчылар ягына күчкән сатлыкҗаннар инде», – ди әле август аенда гына махсус хәрби операция зонасыннан кайткан ветеран.

«Читтә кала алмадык»

Өлешчә мобилизация аңа кагылмаган, әмма ул үз теләге белән тәҗрибә уртаклашырга килгән. «Махсус операциягә үз теләгем белән чыгып киттем. Яшь егетләр һәлак булганда, читтә кала алмадык. Ватанны саклау – безнең бурычыбыз, тәҗрибә дә бар. Андагы фашизмны, нацизм ялчыларының ни кыланганын күрдек. Тыныч халык белән аралаштык. 8 ел эчендә ни генә күрмәгән алар! 35 яшьлек хатын-кызлар 70 яшьлек кыяфәткә килгән. Аларны күргәч, ничек битараф каласың?! Бу фашизмны юкка чыгарырга кирәк», – ди ул һәм бу атнада Украина ягына ракеталар очуга сөенгәнен яшерми: күптән кирәк иде.

Буа егете Ринатның да Донбасс якларында булганы бар. Тыныч тормышка кайткач, сак хезмәтендә эшләгән, хәзер ул – взвод командиры урынбасары.

– Куркып калган егетләр дә бар. Аларга киңәшләр бирәбез. Юкса үзләренә дә, туганнарына да авыр булачак. Повестка килгәч, үзем уйлап та тормадым, ә өйдәгеләр төн буе елады. Аннары тынычландылар. 2 нче сыйныфта укучы улыма командировкада дип әйттеләр. Сөйләшеп торабыз, әмма монда алып килмәскә куштым. Рәхмәт, безне онытмыйлар. Әле менә Буа районыннан күчтәнәчләр алып килделәр, – ди ул. – Барысы да бар. Кемдер акча өчен йөриләр, ди, ләкин мин бирегә аның өчен килмәдем. Ватанны сакларга кирәк. Егетләр моны аңлый. Барысы да китәргә әзер. Әлегә корал тотарга гына түгел, бер-беребезгә ярдәм итәргә дә өйрәнәбез. Тегендә баргач, янәшәңдә кем булуын белеп торырга кирәк.

Егетләр яшерми: берничә көн эчендә армиядә күрмәгәнне дә өйрәнергә өлгергәннәр. Чүпрәледән Андрей хәрби хезмәттән 5 ел элек кайткан. Сигнализация урнаштырырга ияләшкән куллары хәзер пулемет тотарга өйрәнә. Инструкторы мактады үзен. Әмма камиллекнең чиге булмый. «Сугышлы уены»нда каршы яктан атучы юк, ә тегендә барып эләккәч…

Казан ипподромында эшләп, ат чаптырган Маратның, безнең белән очрашканда, граната атарга әзерләнеп ятышы иде. Сүз уңаеннан, егетләргә өйрәнчек коралдан соң чыны белән дә күнегүләр уздырырга туры киләчәк.

– Чабыш сезоны бетүгә, повестка килеп төште. 28 сентябрьдә. Шулай буласын сиздем, качып йөрү уема да кермәде. Яшермим, башта курку да, борчылу да булды, аннары тынычландым инде. Әлегә көн-төн диярлек шунда ятабыз. Кая кем булып барасымны белмим. Армиядә күрмәгәнне өйрәтәләр, – ди хәрби хезмәттән моннан 14 ел элек кайткан ир-егет. – Монда бер гаилә булырга кирәк. Бер-беребезне кайгыртырга, баш белән эшләргә өйрәнәбез. Әмма дәүләт тә безнең турында онытмасын, бөтен кирәк-ярак белән тәэмин итсен иде. Ә без илне сакларбыз.

«Егетләр, бергә булыйк!»

Баш белән эшләү димәктән, күпне күргән хәрбиләр егетләргә гади генә тормыш киңәшләре дә бирә. Тәмәкенең кирәге юк, хәмер белән дә шаярасы түгел: сугыш кырында аракы батырлыкка түгел, бакыйлыкка илтә. Телефоннан да чамасын белеп файдаланасы. Якыннарыңа сәлам сүзе әйтеп өлгергәнче, дошман ягыннан снаряд килеп төшәргә мөмкин.

Буадан Таһирның спецназда хезмәт итү тәҗрибәсе бар. Армиядән кайтып, 10 ел дәвамында транспорт оешмасында эшләсә дә, бу кагыйдәләрне онытмаган ул.

– Авыр урыннарда хезмәт иттем. Әмма Ватанны сакларга кирәк. Безнең ротадан гына да иллеләп егет үз теләгебез белән чыгып киттек. Бернинди курку юк. Егетләр барысы да үз бурычын үтәргә риза. Бер-беребезне кардәшләр дип йөртәбез. Барыбыз бергә зур бер гаилә кебек, – ди ул. – Өйдәгеләргә сәлам, ярдәм итүчеләргә рәхмәт. Монда барыбыз да – гади авыл малайлары. Шәһәрнекеләр дә бар, әлбәттә. Ашаталар, киендерәләр, йоклаталар – барысы да әйбәт. Егетләр, безгә кушылыгыз! Чибәр кызларны, әти-әниләрне, хатыннарны, туганнарны саклыйк!

Илнар Хөснуллин

Мобилизацияләнгән көрәшче Нәсим Габидуллин: “Чакыруны капка төбенә үк китерделәр”


Фикер өстәү