Камал театры артисты Рәйхан Габдуллина: «Канга сеңгән мәхәббәт ул…»

Яңа елдагы беренче сәхифәбезгә кунакка Камал театрының яшь актрисасы Рәйхан Габдуллинаны дәштек. Татарстанның атказанган артисты МинвәлиГабдуллинның кызы, Татарстанның халык артисты ГабделфәртШәрәфиевнең оныгыРәйхан әкрен генә нәселе өчен кадерле юлдан атлый бирә. Театр дөньясына Мәйсәрә роле белән килеп кергән кызның ниятләре нинди икән?

– Рәйхан, исемең бигрәк матур! Кем кушкан аны?

– Исемемне әтием кушкан. Мин туганда, Салават абый Фәтхетдинов репертуарыннан«Рәйхан» җыры популяр булган. Әнием дә бик яратып башкара иде аны. Мин тугач та, театрда бәйрәм оештырганнар. Әтием, Рәйхан исемле кызым туды, дип хәбәр иткәч, артистлар, театр хезмәткәрләре, хәтта Салават абый да, нинди матур исем кушкансыз, дип сокланган. Рәйхан исеме фарсы теленнән «аромат души» дип тәрҗемә ителә. Исемемне бик яратам һәм үземә бик туры килә дип уйлыйм.

– Актриса булу – балачак хыялыңмы?

– Әйе, актриса булу бер көн эчендә туган фикер түгел. Дөресен генә әйткәндә, бөтен тормышым актриса булырга әзерлек кебек тоела. Музыка мәктәбе, татар гимназиясе, гаиләм… Алар барысы да тормышымны театр белән бәйләүдә зур роль уйнады. Минем бит әнием дә сәхнә артында һәм, балалар рольләрен башкарып, сәхнәдә үскән. Чөнки аның әти-әнисе – гомерләрен театрга багышлаган кешеләр. Бабам – Татарстанның халык артисты ГабделфәртШәрәфиев, әбием күп еллар театрда диктор-тәрҗемәче булып эшләгән. Театрга мәхәббәтем (хәтта бәйлелегемдияр идем) күңелемә бик тирән үтеп кергән. Юк, бу тәрбия нәтиҗәсендә генә туган мәхәббәт түгел. Монда әби-бабамның театрга карата мөнәсәбәте, әти-әниемнең театрда табышып-кавышуларыда роль уйный. Канга сеңгән мәхәббәт ул.

Ләкин дөрес аңларга кирәк: мин бу юлны бары тик үз теләгем белән генә сайладым. Хәер, кемдер, син болай бул, син тегеләй бул, дип торып кына артист булып булмый. Талант, тырышлык, театрга һәм сәнгатькә карата тугрылык кирәк. Алар булмаса, беренче каршылыкларга очрау белән, мәхәббәт сүрелә башлар иде.

– Гадәттә, билгеле шәхесләрнең балаларыннан күпне өмет итәләр, әти-әниләре белән чагыштырырга яраталар. Бу турыда ни уйлыйсың?

– Һәр кешенең бу тормышта үз юлы, үз кыйбласы була. Һәр кеше кабатланмас.

«Минем Мәйсәрә тагын да кыюрак кебек…»

– Ялгышмасам, синбаштамузыкальбелемалгансың.

– Әйе, 9 нчы сыйныфны тәмамлауга, театр училищесына укырга кермәкче идем. Ләкин анда баргач, мәрхүм Раушания апа Шәрифҗановна миңа: «Кызым, син җиде кат уйлап, бер кат кисә торган кешегә охшагансың, музыка көллиятенә кереп кара әле башта, аннан күз күрер», – диде. Шулай итеп, мин Римма апа Ибраһимова канаты астында җырчылыкосталыгына өйрәндем. Шунда мин ниндидер гаҗәеп тирән, киң музыка дөньясына чумдым. Тавыш кую һәм вокал дәресләрен алып барган Римма апага чиксез рәхмәтле мин. Нәкъ менә ул мине артист буларак формалаштыруда гаять зур роль уйнады.

– Театрдагы беренче ролең – «Зәңгәр шәл»дәге Мәйсәрә. Төп роль, ә мондый бәхет сирәк кешегә елмая. Дулкынлангансыңдыр, әйеме?

– Гомумән, «Зәңгәр шәл» спектаклендә катнашу зур җаваплылык кына түгел, зур уңыш та. Фәрит абый Бикчәнтәев бу рольне тәкъдим иткәч, бик дулкынландым, әлбәттә. Шул ук вакытта бик сөендем. Татар театрының визит карточкасы булган «Зәңгәр шәл»дә төп роль бит ул! Нинди дәрәҗә! Бу рольне миңа ышанып тапшырганнары өчен театр җитәкчеләренә, Фәрит абыйга бик рәхмәтле мин.

– Мәйсәрә белән охшаш якларыгыз бармы?

– Ул бик чая, тормышка җиңел карый. Аннан сафлык, чисталыкбөркелә. Шул ук вакытта, бик кыю да ул, сөйгәне өчен барына да әзер. Мәйсәрә авыл кызының иң матур сыйфатларын үзенә җыйган. Шушы матур сыйфатларны үзендә чагылдырган Мәйсәрә образы миңа йогынты ясый. Һәм шул ук вакытта мин башкарган Мәйсәрә тагын да кыюрак, чаярак кебек.

– Рәйхан, театрда яшь актерларга мөнәсәбәт нинди?

– Театрга килеп керүгә, зур, игътибарлы, кайгыртучан гаилә каршы ала. Костюмерлар, гримерлар, реквизит цехларында эшләүчеләр – һәммәсе ярдәмен кызганмый. Театрга, иҗатка беренче адымнарымны ясаганда зур таяныч-терәк алар.

– 2023 елга аяк бастык. Бу елга нинди ният-максатларың бар?

– Яңа рольләр, театр залларын тутырып килгән тамашачылар… Ил-көннәребезнең тыныч булуын телим. Иҗат чишмәләребез саекмыйча, театрга озын-озак еллар хезмәт итәргә насыйп булсын.

Блиц-сораштыру

– Хыялдагы роль?

– Милләте өчен янып-көеп йөргән образны уйнар идем. Музыкаль әсәрләрдә дә үземне табасым килә.

– Өстәл китабың?

– Алар күп, аерып кына әйтә алмыйм. Татар классикасы белән беррәттән, Чехов, Шекспир әсәрләре, Толстойның«Анна Каренина»сын атар идем.

– Яраткан композиторың?

– Рөстәм Яхин. «Театр & музыка. Яхин» спектаклен чыгарып, Яхинның серле музыкасы дөньясына чумганнан бирле, аның тәэсирендә йөрим.

– Син – Казан кызы. Башкаладагы яраткан урыныңны да әйт инде.

– Әлбәттә, театрыбыз.

Лилия Гыймазова

 


Фикер өстәү