Азнакай районының Чубар-Абдул мәдәният йортында оекбаш, бияләй һәм муенса бәйләр өчен җепләр әзерләү бара. Мобилизацияләнгән ир-атларга ярдәм итү ниятеннән башланган бу изге эштән, Чубар-Абдул авылы халкы да читтә калмады. Бу хакта «Маяк» сайтында хәбәр итә.
«Битараф калмыйча бу эштә актив катнашкан авылдашларыбызга зур рәхмәт!» – ди Чубар Абдул авылы мәдәният йорты директоры Айназ Әхмәтшина.