Федерация Советында мобилизацияләнүчеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү турында сөйләштеләр

Дәүләт Совет Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүгә эшлекле сәфәре кысасында Россия Закон чыгаручылар советы һәм аның Президиумы утырышында катнашты.

Федерация Советында узган беренче утырышта бүгенге шартларда Россияне, аның төбәкләрен социаль-икътисади яктан үстерү турында сөйләштеләр. «Бүгенге вазгыятьтә барлык хакимият органнары, бернинди дә хатага юл куймыйча, көйле эшләргә тиеш», – диде Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко. Аның сүзләренә караганда, бүген Россиянең яңа субъектларына ярдәм итү дә бик мөһим. Төп эшләрнең берсе – аларны илнең хокукый һәм икътисади системасына кертү.

Закон чыгаручылар советы Президиум утырышында исә федераль һәм төбәк парламентчылары әһәмиятле социаль мәсьәләләр, шул исәптән мобилизацияләнүчеләргә, аларның гаиләләренә ярдәм итү, шулай ук Россиянең хәрби-тарихи мирасын саклау турында фикер алышты.

Мобилизацияләнүчеләргә һәм аларның гаиләләренә өстәмә социаль ярдәм итү өчен федераль дәрәҗәдә генә түгел, төбәкләрдә дә карарлар кабул ителә.

– Татарстанда бу эш бик җитди төстә алып барыла, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Без мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә, әтиләре гражданлык бурычын үтәргә киткән балаларга ярдәм итәбез. Республика ягыннан да, муниципалитетлар ягыннан да ярдәм ителә. Биредә сүз матди генә түгел, бәлки рухи ярдәм турында да бара. Без барыбыз да ил Президенты Владимир Путин тирәсендә берләшеп, ил җитәкчелеге үзвакытында кабул иткән чараларның Ватаныбызны саклау бурычын ничек тә азрак югалту белән үтәүгә ярдәм итүен аңлыйбыз.

Фәрит Мөхәммәтшин Россия составына кергән яңа территорияләрдә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм оештыручыларның һәммәсенә рәхмәт сүзләре ирештерде.

– Республикабызның күпмилләтле халкы, олысы-кечесе бу эшкә чын йөрәктән кушыла, – диде ул. – Барлыгы 600 тоннадан артыграк гуманитар ярдәм җибәрелде. Шәһәрләр һәм районнарда яшәүчеләрнең берсе дә битараф калмый. Бу безне берләштерә. Һичшиксез, әлеге эш, алга таба да дәвам иттереләчәк.

Парламентчылар Закон чыгаручылар советы Президиумы утырышы кысасында патриотик тәрбия турында да сөйләште. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, илебезнең күп кенә төбәкләрендә яшәүче Россия Федерациясе һәм Советлар Союзы Геройларының батырлыклары чын мәгънәсендә ватанпәрвәрлек үрнәге булып тора. Парламент башлыгы алар белән ешрак очрашырга, геройлар үрнәгендә яшь буынны тәрбияләргә тәкъдим итте.


Фикер өстәү