Гуманитар ярдәм җыючы Булат Газизов: “Миңа кагылмый дип, тик ятар чак түгел”

“Бу бернинди геройлык та, шаккатыру да түгел. Анда безнең ярдәм кирәк. Кемдер кушканны көтеп, миңа кагылмый бу, дип тик ятар чак түгел”, – ди гуманитар ярдәм җыю буенча координатор, «Ватан патриотлары» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Булат Газизов. Аның һәм битараф булмаган башка кешеләр көче белән җыелган гуманитар ярдәмнең чираттагысы бу ялларда Казаннан Лисичанскига китәчәк.

Булат – Мамадыш районының Югары Кыерлы авылы егете. Аның белән бер авылда туып-үсеп, бер үк мәктәптә белем алдык. Шаян, сүзгә оста, тиктормас малайның югары белем алгач, төрле өлкәләрдә үзен сынап караганнан соң, эшмәкәрлеккә кереп китүе, хәйриячелек белән шөгыльләнүе, туган авылына ярдәм итеп торуы барысында күз алдында булды. Бер кешегә шушы кадәр энергия, көч каян килә икә дип тә сокланып куясың.

Мобилизация башланырга берничә көн алдан хәл белешкәндә аның тапкыр махсус хәрби операция барган яклардан кайтып килүе иде. Беренче генә сәфәре түгел инде. Әле икенчесендә бергә барырга да килешенгән идек. Тик махсус операция барган урыннарда хәлләрнең тагын да катлауланып, мобилизация башлану хатын-кызлар өчен өйдә утырудан да яхшырагы юк икәненә ишарә булды.

“Кире кага алмадым”

Гуманитар ярдәм илтеп тапшыруга килгәндә, әлеге тәкъдим белән аңа Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев чыга. Моңа кадәр дә бергәләп төрле хәйрия чараларында катнашканнары була аларның. Эдуард Шәрәфиевка исә Донбасс халкына, хәрбиләргә ярдәм итүне оештыруны сорап ветераннар мөрәҗәгать иткән булган икән. Булат Габделкадыйр улының исә ярдәм сораучыны кире кага белми. Кыскасы, ризалаша. Аның миссиясе кирәк-яраклар җыеп, Лисичанскида яшәүчеләргә һәм хәрбиләргә илтеп тапшырудан гыйбарәт була.

Беренче йөк үз хисапларыннан ук диярлек туплана. Булат беренче барганда әле кая юл тотканын күз алдына да китереп бетерми. Донецк, Луганскины узып, Лисичанскига барып җитеп, моңа кадәр киноларда гына күргән мохиткә эләккәч кенә чамалый башлый. Әллә нинди таш йөрәкләрне дә тетрәндерерлек күренешләр турында тәсфилләп сөйләргә яратмый ул. Әмма ут, су, азык -төлеккә, суга интегеп яткан, гап-гади мөмкинлекләрдән дә мәхрүм булган җирле халыкның язмышы әрнетә аның җанын. Һәм шул вакытта ул үз-үзенә сүз бирә: кимендә аена бер тапкыр булса да, андагы халыкка ярдәм илтеп тапшырырга. Хәрбиләрнең тормышы белән танышу, алар белән аралашу аның әлеге максатын тагын да ныгыта.

Алгы сафка барып ярдәм тапшырган өчен ветераннар оешмасы рәхмәт хаты тапшыра. Шуны “Ватсап” статусына куйганнан соң кызыксынучылар арта. Икенче йөкне шул кызыксынучы дуслары, танышлары ярдәмендә оештырып озаталар. Ярдәм машиналары ай саен тиешле урынга илтеп тапшырыла.

Ә менә бу ялларда хәрби операция барган урыннарга китәсе гуманитар ярдәмне оештыруда Татарстан Дәүләт Советы депутаты Елена Кузмичева җитәкчелегендәге Профсоюзлар Федерациясе ярдәм кулы сузган. Казан, Мамадыш халкы зур ярдәм күрсәткән. Туган ягының башлыгы Анатолий Петрович Ивановка аеруча рәхмәтле Булат. Чөнки моңа кадәр җыелган 125 тоннадан артык йөкне Лисичанск халкына һәм хәрбиләргә илтеп тапшыруда ул ярдәм иткән.

“Машинага кадәр китерәләр”

Кыенлыкларга килгәндә, йөкне туплауга караганда аны илтеп тапшыру өчен транспорт белән барырга теләк белдерүчене табу ансат түгел икән. Бәясе дә кечкенә түгел: “КамАЗ” белән барып кайту 250 меңгә төшә.

– Безгә ирләре, уллары мобилизацияләнүчеләр күп мөрәҗәгать итә. Җылы-кием салым, башка кирәк-яраклар илтеп тапшыруыбызны сорыйлар. Әлбәттә, юл уңаенда, маршрутка туры килгәндә илтеп тапшырабыз. Якыннары белән элемтәдә тору андагыларга көч бирә бит.

Татарстаннан кузгаласы чираттагы гуманитар ярдәм машнасында маскировка халатлары һәм ятьмәләре, газ горелкалары, термокиемнәр, җылы оекбашлар, антибиотик һәм вирусларга каршы дарулар, азык-төлек тупланган. Җыелган әйберләрнең бер өлеше – җылы юрган, кием-салым, аяк киемнәре һәм шул исәптән балаларга дип әзерләнгән бүләкләр Лисичанскида яшәүчеләргә тапшырылачак. Гуманитар йөк белән бергә яралыларны ташу өчен “Нива” белән “УАЗ” да юлга кузгалачак. Машина тапшыручылар хәтта кем икәнлекләрен белгертмәүләрен дә сорадылар, ди Булат. Изгелек эшлә дә суга сал, ди бит халык.

 

Бу ялларда кузгалачак ярдәм машинасына юл һәм транспорт чыгымнарын каплау өчен тиешле сумма әле җыелып бетмәгән. Теләге булганнар түбәндәге реквизит һәм куар-код аша ярдәм ала.

АНО «Патриоты Родины»:

ИНН: 1685007630

КПП: 168501001

ОГРН/ОГРНИП: 1221600086950

р/с: 40703.810062000001564

БИК: 049205603

Банк: Отделение «БАНК ТАТАРСТАН» N8610 ПАО СБЕРБАНК

к/с: 30101810600000000603

Ярдәмнәрне түбәндәге адреслар буенча кабул итәләр:

❗Казан, Сибгат Хәким ур.,3 йорт, 1001 офис.

Элемтә өчен телефон: +79677581549

❗Казан, Каюм Насыйри ур, 17 йорт, Мәрҗәни мәчете

❗Казан, Салмачы бистәсе, Тынычлык ур., 1, Автосервис.

Элемтә өчен телефон: +79586207530

❗ Мамадыш, Җиңү ур., 36 йорт, «Победа» кафесы , «У Фаниля» автозапчастьләре кибете.

Элемтә өчен телефон: +79872248625

Гөлнара Зиннәтуллина

 

 

 

 


Фикер өстәү