Татарстан Хөкүмәте мобилизациягә эләккән егетләрне кирәк-яраклар белән тәэмин итәчәк

Татарстан Хөкүмәте мобилизациягә эләккән кешеләргә ярдәм итү максатыннан, аларны кирәк-яраклар белән тәэмин итәчәк. “Татар-информ”га билгеле булганча, бу аларны кирәк-яраклар сатып алу мәшәкатеннән азат итәр һәм чыгымнарын киметү өчен эшләнә.

Агентлык хәбәренә караганда, хәрби хезмәткә чакырылганнар өчен махсус перчаткалар, оекбашлар, футболкалар, башлыклар, термокиемнәр, су үткәрми торган капчыклар, хәрби утыргычлар сатып алыначак. Моннан тыш, алар чүкеч, изолента, эретеп ябыштыру аппаратлары, дизель генераторлары кебек әйберләр белән дә тәмин ителәчәк.

Мобилизацияләнгән егетләрне кирәкле әйберләр белән Россия Оборона министрлыгы тәэмин итә. Татарстан Хөкүмәте исә өстәмә ярдәм күрсәтеп, аларның әзерлеген арттырачак.


Фикер өстәү