Владимир Путин мобилизациянең кайчан тәмамланачагын әйтте

Россиядә өлешчә мобилизация кысаларындагы барлык чаралар алдагы ике атна эчендә тәмамланачак, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин.

Хәзер 222 мең кеше мобилизацияләнгән, аларның 33 меңе бүлекчәләрдә, тагын 16 меңе хәрби бурычларны үтәүгә керешкән.

«Элемтә линиясе – 1100 км. шуңа күрә аны контрактчылардан формалашкан гаскәрләр белән генә тоту мөмкин түгел, өстәвенә, алар һөҗүм итү операцияләрендә актив катнашалар. Менә шуның белән бәйле мобилизация», — диде ул Астанадагы саммит нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясендә.

Фото: Татар-информ

Өч һәм аннан күбрәк балалары булган ир-атлар өчен өлешчә мобилизация кичектерелә


Фикер өстәү