Россиядә дарулар җитештерү артачак

Росииядә социаль әһәмияткә ия авырулардан дарулар җитештерүне арттыру мәсьәләсе хәл ителде, дип белдерде Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко. Бу хакта РИА Новости яза.

«Социаль-әһәмиятле авырулар өчен үзебезнең дару препаратлары җитештерүне арттыру мәсьәләсе хәл ителде», – диде Мурашко. Бу хакта ул «Россия сегодня» медиатөркем матбугат үзәгендә «Фарммедобращение» Бөтенроссия конференциясендә әйткән.

Ул соңгы елларда дарулар һәм медицина эшләнмәләрен теркәү механизмнарын камилләштерүнең зарурлыгын, шул ук вакытта сыйфат контроле таләпләре кимемәвен искәртеп узган.

 


Фикер өстәү