Можайский исемендәге Халыкара олимпиадага гаризалар кабул ителә

А.Ф. Можайский исемендәге авиация һәм һавада очу тарихы буенча егерменче Халыкара олимпиадада катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Кабул итү кампаниясе 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Олимпиада “Авиатөзүчеләр берлеге”, Авиация фәннәре академиясе, Россия фәннәр академиясенең С.И. Вавилов исемендәге институты тарафыннан Россия Машина төзүчеләр берлеге ярдәмендә үткәрелә. Ул яшьләр арасында авиатөзелеш тармагын популярлаштыру һәм киләчәктә авиатөзүчеләр берләшмәсен булдыру максатын күз алдында тота.

Олимпиада ел саен Россиянең төрле төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән авиация белән мавыгучы яшьләрне җәлеп итә. Уку елы дәвамында авиация белән мавыккан егетләр һәм кызлар тест уза, үз эшләрен olymp.as-club.ru сайтында урнаштыра, яшьтәшләреннән һәм профессионаллардан фикерләр ала, кызыклы кешеләр белән аралаша. Олимпиадада 12 дән 18 яшькәчә егетләр һәм кызлар катнаша ала. Ул ике турда уза. Беренче тур – интернет аша, икенче тур – Казанда Яшьләр симпозиумы рәвешендә уздырыла.

Олимпиадага әзерләнгән вакытта теркәлгән барлык катнашучыларга өстәмә дистанцион белем бирү курсларын өйрәнү мөмкинлеге дә бар. Алар – “Авиация һәм һавада очу” , “Россия авиациясе кешеләре һәм аларның язмышлары”, “Аэрокосмик техниканың теоретик һәм инженерлык нигезләре».

Олимпиаданың беренче туры җиңүчеләре җиңүче сертификатларын ала һәм икенче турда катнашырга чакырыла. Икенче тур Яшьләр симпозиумы формасында уза. Анда катнашучылар (беренче тур җиңүчеләре һәм төбәк вәкилләре) чыгыш ясый. Олимпиада җиңүчеләре дип симпозиумда беренче, икенче һәм өченче урыннарны алган катнашучылар санала. Икенче турга һәм Яшьләр симпозиумына йомгак ясау һәм җиңүчеләрне билгеләү Мәскәүдә 2023 елның апрелендә үткәреләчәк.


Фикер өстәү