Россиянең бер шәһәрендә мобилизация тулысынча тәмамланган

Мәскәүдә өлешчә мобилизация тәмамланган. Бу хакта Сергей Собянин белдерде.

«Мәскәү шәһәре хәрби комиссары мәгълүматы буенча, өлешчә мобилизация буенча бурычлар тулысынча үтәлгән.

«Мобилизацияләнгәннәрне җыю пунктлары 2022 елның 17 октябрендә, 14:00 да ябыла. Яшәү урыны һәм предприятиеләре буенча мобилизация процессында таратылган повесткалар үз көчләрен югалта», — диде шәһәр мэры.


Фикер өстәү