Татарстанның мәдәният учреждениеләре мобилизацияләнүчеләр өчен 7 000 балаклава теккән

Татарстанның мәдәният учреждениеләре мобилизацияләнгән ирләр өчен 7 000 балаклава теккән. Казан, Чаллы, Әлмәт, Әтнә, Бөгелмә, Буа, Минзәлә һәм Түбән Кама театрлары, ансамбльләре һәм училищелары читтә калмаган, алар Ватанны саклаучыларга ярдәм итәргә булганнар.

«Берничә көн эчендә безнең 20 дән артык учреждение инде булган кием комплектларына өстәмә буларак 7 000 балаклава тектеләр. Иртәгә алар мобилизацияләнгәннәргә җибәреләчәк. Тегү цехлары хезмәткәрләре мөмкин кадәр сыйфатлы, нык һәм уңайлы итеп тегәргә тырыштылар», — дигән Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова.


Фикер өстәү