Путин мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтергә кушты

Губернаторлар, шулай ук халык фронты һәм «Без бергә» хәрәкәте мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә һәрьяклы ярдәм күрсәтүне контрольгә алырга тиеш. Россия Президенты Владимир Путин Куркынычсызлык советы әгъзалары белән утырышта шундый йөкләмә бирде, дип хәбәр итә РИА Новости.

„Шулай ук төбәкләр башлыкларына халык фронты,“ Без бергә» хәрәкәте белән берлектә волонтерларга туганнары мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гаиләләргә һәрьяклы ярдәм күрсәтүне контрольгә алуны йөклим, –  диде Путин.

Мобилизацияләнүчеләргә түләүләр 195 меңнән дә ким булмаска тиешлеген искәртте илбашы.


Фикер өстәү