Тимур Халиков: “Рөстәм Миңнеханов куйган бурычларны үтәп чыгу мөмкинлегебез бар”

“Татарстан предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре Ассоциациясе” генераль директоры урынбасары Тимур Халиков фикеренчә, Рөстәм Миңнеханов үз Юлламасында төп игътибарны барлык оешмаларның алга таба үсешенә һәм яңа төр продуктларны мөмкин кадәр күбрәк үзләштерүгә бирде.

– Бу дәүләт оборона заказларына гына кагылмый. Бүген республика сәнәгате алдында зур бурыч тора. Безнең тупланган тәҗрибәләр, белемнәр яңа продукция җитештерү мөмкинлеген бирә. Алар чит илдән кертелгән торварларны да алыштырырга, эчке зур ихтыяҗларны канәгатьләндерергә тиеш.
Президент тарафыннан куелган бурычлар кирәкле юнәлештә баруыбызны аңлата. Чөнки сәнәгать предприятиеләре соңгы берничә айда башлаган эшләр иң төп стратегик бурычларга җавап бирә. Һәм алар барысы да республика үсеше өчен эшли. Юлламада без нәкъ шуны күрдек тә. Бөтен кеше дә гомуми максатларга эшләүне аңлый. Шуңа күрә безнең әлеге бурычларны үтәп чыгу мөмкинлегебез бар, дип уйлыйм. Һәм әлеге партнерлыкның озак еллар дәвам итүен аңлыйбыз, – диде ул.


Фикер өстәү