Александр Терентьев: «Рөстәм Миңнехановның сүзләрендә хәзерге вакытта җәмгыять өчен гаять мөһим булган ныклы ышаныч хисе сизелде»

Александр Терентьев, Россия Федераль Җыенының Федерация Советы әгъзасы:

– Президентның Дәүләт Советына Юлламасында республиканың үсеш этабы һәм киләчәккә бурычлары төгәл билгеләнде. Ә иң мөһиме – Юллама кешегә юнәлтелгән иде. Һәр максат һәм бурычның үзәгендә кеше торды. Һәм Рөстәм Миңнехановның сүзләрендә хәзерге вакытта җәмгыять өчен гаять мөһим булган ныклы ышаныч хисе сизелде.

Юлламада тагын бер мөһим мәсьәлә – традицион рухи кыйммәтләргә зур игътибар бирелде. Президент гаилә, тарихи-мәдәни мирас, төрле милләт һәм дин вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләр кебек мөһим мәсьәләләргә аерым тукталды. Алар республика үсешен тәэмин итә торган төп кыйммәтләр булып тора. Рөстәм Миңнехановның 2023 елны республикада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан итүе моны кабаттан раслады.

Моннан тыш, Юлламада икътисади сорауларга да зур игътибар бирелгән иде. Президент бүгенге сынауларга җавап бирә торган икътисади чараларны тәгаенләде, республикада гамәлгә ашырылган масштаблы проектлар турында сөйләде. Шушы мисаллар безгә тагын бер кат республиканың үсешенең тотрыклы булуын исбатлады. Президент әйтүенчә, әлеге үсешнең нигезе – күп еллар дәвамында тупланган икътисади, сәнәгать потенциалы, югары профессиональлеккә ия булган кадрлар, уңышлы гамәлгә ашырылган федераль программалар. Билгеле, бу безнең күңелләргә ышаныч өсти. Президентның әлеге чыгышын тыңлаганнан соң, Татарстан халкында да бу ышаныч артсын иде.

 


Фикер өстәү