Айрат Фәррахов: «Рөстәм Миңнехановның еллык Юлламасы бик көчле булды»

Айрат Фәррахов, Россия Дәүләт Думасы депутаты:

– Президент еллык Юлламасында бик мөһим мәсьәләләргә игътибар итте. Беренчедән, Президентыбыз программаларны халык белән килештереп кабул итәргә кирәклеген искәртте. Бу урында ул «Безнең ишегалды» программасын телгә алды. Халык тарафыннан тәкъдим ителгән программа бу. Аның ни дәрәҗәдә уңышлы эшләвен күреп торабыз. Президентның Юлламасыннан соң сәләтле балалар белән эшләүгә игътибарны арттырырга кирәклеге дә аңлашыла. Алар – безнең киләчәгебез. Президентның медицина хезмәткәрләренең фидакарь хезмәтен билгеләп үтүе дә ошады. Коронавирус инфекциясе барыбыз өчен дә җитди сынау булды бит. Президентыбыз гаиләләрне саклау проблемасына да игътибар итте. Бу мәсьәләгә федераль закон чыгаручылар да кушылырга тиеш. Бүген парлар дистанцион рәвештә генә дә аерылыша ала. Бу дөрес түгел. Ул эшне катлауландырып, гаиләне саклап калу юлларын эзләргә кирәк. Тулаем алганда, Президентның еллык Юлламасы бик көчле булды. Хәзер анда яңгыраган күрсәтмәләрне тормышка ашыру юнәлешендә эш алып барылачак.


Фикер өстәү